Казанда химия олимпиадасында катнашучы 12 бала ашханәдә агуланган
Бүген, 17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә 9-11 сыйныф укучылары арасында химия фәненнән олимпиада узган. Казандагы "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, 15 бала үзен начар хис иткән. Аларның 12сен, агуланганга охшаган дип, Агафонов исемендәге инфекция хастаханәгә алып киткәннәр.
тарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
Тулырак 👉монда укыгыз.