🇸🇦🇦🇪Русия хакимиятләре президент Владимир Путин белән АКШ президенты Доналд Трампның очрашуы өчен Согуд Гарәбстаны яки Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен күздә тота.
Бу хакта Русиядәге чыганакларына таянып Reuters хәбәр итә.
Трамп Украинадагы сугышны туктатырга теләвен берничә тапкыр белдерде һәм моңа ирешү өчен Путин белән телефон аша сөйләшергә дә, шәхсән очрашырга да әзер булуын әйтте. Кремль дә Трамп белән элемтәгә әзер булуы белдерде. Ләкин АКШ президенты инаугурациясеннән соң ике атна узса да әлегә элемтәләр турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәде.
2 февральдә Трамп журналистларга АКШның Украина һәм Русия белән “сөйләшүләр алып баруын” һәм аларның “бик яхшы” баруын әйтте, әмма сөйләшүләрнең нечкәлекләре турында фикер алышулары турында белдермәде.
Reuters язуынча, соңгы вакытта Русиянең рәсми вәкилләре Согуд Гарәбстаны вә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр кылган. Басма чыганакларын сүзләренчә, Русия җитәкчелегендә бу илләрнең сөйләшүләр өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуы турында фикер алышулар бара, чөнки АКШ белән иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек дәвам итә.
Бу ике ил Русия-Украина сугышында бер тарафны да алмый. Русиягә каршы санкцияләр кертмәде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әсирләрне алыштыруда һәм Украина балаларын Русиядән чыгаруда арадашчы булды. Согуд Гарәбстаны узган елда Русия белән Көнбатыш илләре арасында әсирләрнең зур алмашында катнашты.
Әлегә Кремль дә, Вашингтон да Reuters хәбәрен шәрехләмәде.
@azatliqradiosi