Бәхил бул, Гөлфәния апа!
Казаннан тагы бер кайгылы хәбәр килеп иреште – татар милли хәрәкәтенең “ак әнисе” булырдай шәхес – Гөлфәния апа Җәләлова вафат булган... Алар, ире Габдуллаҗан абый белән, милли хәрәкәттә иң олы һәм иң укымышлы, зыялы кешеләр иде. Габдуллаҗан абый – биология фәннәре докторы, профессор, Гөлфәния апа – гомер буе Казан балаларына физика-математика укыткан, актив җәмәгать эшлеклесе. Алар милли хәрәкәткә килеп кушылганда ук шактый олы яшьтә булганнар икән инде, Габдуллаҗан абый – 1933-нче елгы, Гөлфәния апа – 1936 елда туган. Берсе – Тула якларыннан, икенчесе, Гөлфәния апа – Кукмара районының Адай авылыннан, Казанда очрашып, моннан 67 ел элек кавышканнар. Милли хәрәкәттә алар икесе дә милли мәгариф өлкәсендә эш алып бардылар, Казанда татар мәктәпләре ачтыру өчен көрәштеләр. Гөлфәния апаның Совет районында шактый вакыт мәгариф комитетын җиткәләвен, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Татарстан һәм Россия президентларына язып, ул Казан шәһәренең Совет районында бердәнбер татар гимназиясе ачтыруга ирешкән иде...
Габдуллаҗан абый белән Гөлфәния апа милли хәрәкәт уздырган бер генә чарадан да калмадылар, фәнни конференцияләрдә, корылтайларда, җыеннарда, митингларда даими рәвештә чыгыш ясап, төпле киңәшләрен биреп тордылар. Моның өстенә алар икесе дә бик актив хәбәрчеләр иде, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит”, “Звезда Поволжья” газеталарында еш басылдылар, интернетта да гел язышып тордылар. Миңа судлар башлангач, Габдуллаҗан абыйның мине яклап язганын да хәтерлим. Митингта ясаган чыгышы өчен 90 яшьлек галимнең үзен дә судка бирделәр. Габдуллаҗан абый, ир-ат буларак, сәясәттә бераз саграк булса да, милләт килеп терәлгәч, ул да соңгы сүзләрен әйтте, каты әйтте. Ә Гөлфәния апа, гомумән, давыл кебек иде, ул татар телен, татар мәктәпләрен, хак татар тарихын соң чиккә җитеп яклады, милләт өчен ике дә уйламыйча амбразурага ташланды...
Мин Габдуллаҗан абый һәм Гөлфәния апа белән Казанда, милли хәрәкәт уздырган чараларда гел очраша идем. 2011 елда Гөлфәния Җәләлованың Казанда “Горур булсак яшәрбез” дип аталган китабы да басылып чыкты, анда аның милләт язмышы турында уйланулары, халкыбызга төпле киңәшләре дә тупланган иде. Без бер-беребез белән китаплар бирешеп, гел киңәшләшеп яшәдек, телефоннан да еш аралаштык. Соңгы тапкыр мин аларны 2023 елның маенда, Казанда, Милли университетның 30 еллыгына багышлап уздырган чарада күрдем, ул Миргазыян мәчетендә булды. Бу очрашу узгач, без улым белән аларны Казан читендәге өйләренә кайтарып куйдык. Алар табигатьнең искиткеч матур бер урынында, үз өйләре белән яшиләр икән, зыялы кешеләргә хас булганча, өй тулы китап, көндәлек матбугат... Тагы бер-беребезгә китаплар бүләк итешеп, догалар кылып, истәлеккә фотога төшеп аерылыштык. Бу очрашуыбыз соңгысы булган икән...
Дөрес, без Гөлфәния апа белән аннан соң да телефоннан сөйләшеп тордык. Ул минем яңа тормыш коруыма бик сөенде, изге теләкләрен әйтте. Мин исә аларның ялгыз булмауларына сөендем, чөнки ике кызы да карт ата-аналарын бала караган кебек кадерләп карыйлар иде. Бер кызлары – танылган архитектор, икенчесе – халыкара дәрәҗәдәге врач, профессор, оныклары, оныкчыклары да дөньякүләм танылган белгечләр, күбесе чит илләрдә яши. Без татарның бүгенге хәле, дөнья сәясәте турында бер төрлерәк уйлый идек, Гөлфәния апа бу хәлләргә бик борчылды, сызланды, бәлки шулар аны алып та киткәндер...
Бәхил бул, Гөлфәния апа! Син туган халкың өчен, милләт яшәсен өчен кулыңнан килгәнне барысын да эшләп киттең! Җаның тыныч булсын, рухыңны рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Милләт өчен кылган саваплы гамәлләрең бәрабәренә, Аллаһы Тәгалә сине җәннәт бакчалары белән бүләкләсен! Амин!
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
Түбән Новгород өлкәсе.
18.04.25.